Сертификатларны Рәис Рөстәм Миңнеханов тапшырды
Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында республика медицина учреждениеләрен автомобиль транспорты белән тәэмин итүгә сертификатлар тапшыру тантанасы узды. Аларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды, дип хәбәр итә район хакимиятенең матбугат хезмәте.
Әлеге чарада район үзәк хастаханәсе баш табибы Эдуард Овчинников һәм башкарма комитет җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Гөлназ Җәметова катнашты.
Эдуард Вильевич ассызыклаганча, ашыгыч медицина ярдәме автомобильләре - сәламәтлек саклау системасының мөһим элементы.
"Машиналар кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен барлык кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган", - дип билгеләде ул.
Исегезгә төшерәбез, "Сәламәтлек саклау" милли проекты кысаларында "Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү" программасы бурычы - халыкка сыйфатлы һәм үтемле медицина ярдәме күрсәтү. Моның өчен федераль һәм төбәк дәрәҗәләрендә медицина кадрлары кытлыгын бетерү, автотранспортны алыштыру, җиһазлар сатып алу, яңа объектлар төзү һәм урнаштыру, шулай ук гамәлдәге медицина оешмаларын ремонтлау эшләре актив алып барыла.