Кар өмәләре дәвам итә

2024 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Әгерҗедә моңарчы күрелмәгән кар яву нәтиҗәләрен бетерәләр


Район башлыгы Ленар Нургаянов кушуы буенча Әгерҗедә өч көнлек "кар өмәләре" уза. Бу хакта район хакимияте хәбәр итә. Субботниклар 24, 25, 26 гыйнварда узачак.

"Барлык хезмәт коллективларын, оешмаларын, учреждениеләрен, предприятиеләрен, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын, бизнес-бергәлек, ТИҮләр, күпфатирлы йортлар, шәхси секторны якындагы көннәрдә моңарчы күрелмәгән кар яву нәтиҗәләрен бетерүгә каршы көрәшкә чакырабыз", - диелә хәбәрдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International