«Көмеш лига» номинациясендә Әгерҗе районыннан иң көчле ун көрәшче катнашты
Якташыбыз - Тәбәрледә туып-үскән Айдар Шәймәрданов Казанда республиканың танылган пехлеваннары арасында “Манзара” дигән абруйлы премия оештырды. «Көмеш лига» номинациясендә Әгерҗе районыннан иң көчле ун көрәшче катнашты.
Милли көрәш белән шөгыльләнүче спортчыларны район башлыгы Ленар Нургаянов һәм башка бик күп мәртәбәле кунаклар сәламләде. Әгерҗе көрәшчеләре арасында беренче урынны Тимур Кәримов яулады. Ул 30 мең сумлык премия һәм чемпион поясы белән бүләкләнде. Икенче урында - Салагыштан Илнур Хәбибуллин. Ул 20 мең сумлык премиягә лаек булды. Өченче урынны яулаган Денис Әминов (Утяганово) һәм Эльвир Гимазов (Тәбәрле) ун мең сумлык сертификатлар алдылар.