Райпо пайчыларының хисап-сайлау җыелышы булды

2024 елның 26 гыйнвары, җомга

Бүгенге көндә предприятие районда 72 торак пунктка хезмәт күрсәтә


Киңәшмәдә Татпотребсоюз идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов, район башлыгы Ленар Нургаянов катнашты.

Бүгенге көндә предприятие районда 72 торак пунктка хезмәт күрсәтә. Күрсәтелгән хезмәтләрнең гомуми күләме 2023 елда 362 миллион сум тәшкил иткән. Бу 2022 ел күрсәткеченә 101 процент. Шулай ук хәзерләү эшчәнлеге дә җәелдерелгән. 

Район кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе Рөстәм Ваһапов алда торган бурычларга да тукталды. Шуларның берсе - яшьләрне җәмгыять эшчәнлегенә җәлеп итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International