Әгерҗе халкы мошенникларга зур суммада акча күчергән

2024 елның 26 гыйнвары, җомга

Бер көн эчендә генә дә Эчке эшләр министрлыгы бүлегенә гражданнардан дүрт гариза килде


Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге дистанцион мошенниклык фактлары ешаю турында хәбәр итә. Бер көн эчендә генә дә гражданнардан дүрт гариза килде.

Бары тик бер кеше генә үзен "полиция хезмәткәрләре" итеп таныганнарын сизеп ала. Калган өч кеше аферистларга 70, 500 һәм 700 мең сумнан артык акча күчергән.

Хөрмәтле халык! Аферистлар шәһәр телефоннарына туганнары яки полицейскийлар кыяфәтендә шалтыраталар һәм я курьерлар килгән акчаларны сорыйлар, я акчаны башка счетка күчерүне сорыйлар. Сездән уяу булуыгызны һәм мошенникларның хәйләләренә бирешмәвегезне сорыйбыз.

Шикле шалтыратулар килгән очракта, полиция бүлегенә мәгълүматны яки 02 яки 8 (85551) 2-25-41 телефоннары буенча хәбәр итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International