Әгерҗе шәһәрендә сәнәгать паркы төзү планлаштырыла

2024 елның 26 гыйнвары, җомга

Бу юнәлештә эшләр инде алып барыла


Әгерҗе районында беренче сәнәгать паркын булдыру планлаштырыла. Бу хакта үзенең телеграм-каналында район башлыгы Ленар Нургаянов хәбәр итте. Бу юнәлештә эш бара инде.

"Кичә Башкарма комитетның һәм "Унипарк" ҖЧҖнең үзара хезмәттәшлеге турында килешүгә имза салынды. Проектны гамәлгә ашыру, сәнәгать паркының инженерлык инфраструктурасы мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

10 гектарга якын мәйданда нинди дә булса продукция җитештерү һәм эшкәртү буенча сәнәгать паркы төзеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International