Бина «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль программасы кысаларында модульле технология буенча төзелгән
Бүген Азево авылында күптән көтелгән фельдшер-акушерлык пункты ачылды, дип хәбәр ителә Әгерҗе үзәк район хастаханәсе төркемендә.
Бина «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында модульле технология буенча төзелгән һәм авыл халкына беренчел медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирә торган функциональ, уңайлы кабинетлар һәм заманча җайланмалар белән җиһазландырылган.
Күптән көтелгән вакыйганы район башкарма комитеты җитәкчесе Илгиз Салихов, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Эдуард Овчинников авыл халкы белән уртаклашырга килгәннәр иде.
"Сәламәтлек саклау" милли проекты Россиядә 2019 елдан Россия президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла. Милли проектның бурычлары арасында - үлүчеләр санын киметү, медицина оешмаларында кадрлар кытлыгын бетерү, медицина ярдәменең оптималь файдалана алуын тәэмин итү, табибка язылу процедурасын гадиләштерү.