Тирсә авыл җирлеге башлыгы белән туры эфир узачак

2024 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

Традиция буенча видеотрансляция алып барылачак


31 гыйнварда 14.00 сәгатьтә “Әгерҗе радиосы”нда Әгерҗе муниципаль районының Тирсә авыл җирлеге башлыгы Илнар Гыйззәтуллин белән туры эфир узачак.

Туры эфир барышында Илнар Багданурович башкарылган эшләр турында сөйләр, киләчәккә планнары белән уртаклашыр. Әгерҗелеләр үз сорауларын 2-12-20, 8(962)573-14-63 телефоннары буенча бирә ала.


Традиция буенча ВКонтактеның "Радио Агрыз" битендә онлайн режимында видеотрансляция алып барылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International