Бүләкләү тантанасы Казанда узды
Кучук мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Фәттахова Ландыш, 2 нче мәктәпнең 7 сыйныф укучысы Җамалиев Кәрим "Минем укытучым" республика конкурсында җиңүче булды. Конкурс Татарстан энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылды.
Бүләкләү тантанасы Казанда узды.
Укучыларның остазлары - башлангыч сыйныф укытучысы Касыймова Венера Наил кызы, география укытучысы Муфтахетдинова Наталья Анатольевна.