Тирсә мәктәбе укучысы «АгроНТРИ-2023» конкурсында җиңүчеләр арасында

2024 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

Казанда «Татагроэкспо-2024» республика күргәзмәсендә аңа көмеш медаль һәм җиңүче дипломы тапшырдылар


Әгерҗе районы укучылары үз нәтиҗәләре белән сөендерүләрен дәвам итәләр. Мәгариф идарәсе хәбәр иткәнчә, "АгроНТРИ-2023" бөтенроссия конкурсында Тирсә мәктәбе укучысы Бәширов Карина физика укытучысы Насыйбуллина Альфина җитәкчелегендә "Агрометео" номинациясендә җиңүче булды.

Казанда "Татагроэкспо-2024" республика күргәзмәсендә аңа көмеш медаль һәм җиңүче дипломы тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International