Уртача алганда Әгерҗедә 2000 кубов кар чыгарыла

2024 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

Башлык урынбасары эшне көчәйтергә кушты


Иртәнге планеркада район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев коммуналь хезмәтләр эшен тәнкыйтьләде, дип хәбәр итә район матбугат хезмәте. Ул юл чатларына, тротуарларга, балалар бакчалары, мәктәпләр һәм социаль учреждениеләр территорияләренә аерым игътибар бирергә кушты. 

Администрация шулай ук сәүдә объектлары милекчеләре һәм арендаторлары якын территорияне күзәтергә бурычлы булуын искә төшерә. Әлеге чара кар җыюны, әйләнә-тирәдәге территорияләрне бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәртүне үз эченә ала. 
 
Кар чистарту мәсьәләләре буенча проблемаларны оператив хәл итү өчен шәһәр халкы 2-42-42 телефоны буенча “Әгерҗе шәһәре” МБ кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International