Башка хокук бозулар да теркәлде
Кичә Әгерҗе районында ЮХИДИнең тонлы пыялалы транспорт чаралары белән идарә итүгә бәйле хокук бозуларны булдырмау буенча профилактик рейды узды.
- Рейдны үткәрү вакытында транспорт чаралары йөртүчеләр тарафыннан кылынган җиде хокук бозу теркәлгән. Аларның икесе - тонировка белән бәйле хокук бозулар, - дип хәбәр итә ТР Әгерҗе муниципаль районы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Юрий Глезденев. Автостеколны яктырту таләпләрен бозган өчен 500 сум күләмендә административ штраф каралган.
Районның ЮХИДИ хезмәткәрләре һәр сәфәр алдыннан автомобильчеләргә барлык кирәкле документларның һәм аларның гамәлдә булу срокларын тикшерергә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә һәм штрафларны вакытында түләргә киңәш итәләр.