Татарстан Росреестры 2024 елның 1 гыйнварыннан күчемсез милек кадастр бәясен билгеләү тәртибен аңлатты.
Исегезгә төшерәбез, 2022-2023 елларда Татарстан Республикасы территориясендә барлык категория һәм капиталь төзелеш объектларының җир кишәрлекләренең чираттагы дәүләт кадастр бәяләве уздырылды. Әлеге бәяләү нәтиҗәләре күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрына (ЕГРН) кертелгән һәм 2024 елның 1 гыйнварыннан кулланыла.
Бүгенге көндә күчемсез милек объектларының кадастр бәясен билгеләү вәкаләтләре "Дәүләт кадастр бәяләве үзәге" ДБУ ("ЦГКО" ДБУ) бирелгән.
Татарстан Росреестрында аңлатуларынча, 2024 елдан башлап кадастр исәбенә куелган яңа төзелгән күчемсез милек объектларының һәм кадастр бәясенең күләменә йогынты ясаучы характеристикалары (мәйданы, рөхсәт ителгән файдалану төре, объектның урынын (адресы) һәм башка) үзгәргән күчемсез милек объектларының кадастр бәясе түбәндәге тәртиптә билгеләнә.
Татарстан Роскадастры БДКМРна күчемсез милек объектлары турындагы белешмәләр яки үзгәрешләр кертелгәннән соң 3 эш көне дәвамында "ЦГКО" ДБУда күрсәтелгән объектлар турында мәгълүмат формалаштыра һәм җибәрә.
"ЦГКО" ДБУ мәгълүматлары алынган көннән алып 10 эш көне дәвамында кадастр бәясен билгеләү буенча эшләр үткәрә.
«ЦГКО» ДБУнең кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре буенча кадастр бәясен электрон документ рәвешендә билгеләү турында акт төзелә. Алга таба, 3 эш көне дәвамында, акт БДКМРна кадастр бәясе турында белешмәләр кертү өчен Татарстан Роскадастрына җибәрелә. Билгеләнгән тәртип буенча, кадастр бәясе турындагы белешмәләр алынган вакыттан алып 5 эш көне эчендә БДКМРга кертелергә тиеш.
Кадастр бәясен билгеләү процедурасы өчен Татарстан Роскадасы белән "ЦГКО" ДБУ арасында мәгълүматлар алмашу вакытын исәпкә алып, 21 эш көне бирелә.
Шулай итеп, дәүләт кадастр исәбе нәтиҗәләре буенча бирелә торган БДКМРнан өземтәләрдә күчемсез милек объектының кадастр бәясе турында мәгълүмат булмаячак. Кадастр бәясе турында БДКМРдан өземтәдә мәгълүмат булмау техник хата булып тормый!
21 эш көне тәмамлангач, кадастр бәяләве нәтиҗәләрен электрон ресурслар ярдәмендә белергә мөмкин булачак - "Дәүләт хезмәте" порталында шәхси кабинет аша "Күчемсез милек объектлары буенча белешмә" сервисында Росреестрның рәсми сайтында (rosreestr.gov.ru) "Дәүләт хезмәте" порталында шәхси кабинет аша, шулай ук МФЦда шәхси мөрәҗәгате ярдәмендә кадастр бәясе турында өземтә соратып. Күчемсез милек объектының кадастр бәясе турындагы ЕГРНнан өземтә теләсә кайсы зат таләбе буенча бушлай бирелә