1 февральдә истәлекле дата - Россиянең Хәрби дан көне алдыннан Яшьләр үзәге хезмәткәрләре Түбән Кама агросәнәгать көллияте студентларының Махсус Хәрби Операциядә катнашучы белән очрашуын оештырдылар.
Балалар өчен интерактив дәрес үткәрелде, аның барышында безнең гасырның иң куркыныч сугышлары яңгырады. Шуннан соң студентларның Ватаныбызны саклаучы белән аралашырга, кызыксындырган сорауларны бирергә һәм беренче авыздан җавап алырга мөмкинлеге булды.