Эльвира Закирова: Гаилә белән мавыгуыбызга килгәндә, алар төрле-төрле.

2024 елның 2 феврале, җомга

«Җиләк, гөмбә, себерке җыю - безнең иң яраткан шөгылебез, дисәм, ялгышма».

Безнең гаилә дүрт кешедән тора.  Ә без Иж-Бубый авылында яшибез. Безнең мавыгуларга килгәндә, алар төрле.

Без барыбыз да табигатьтә ял итәргә яратабыз. Җиләк, гөмбә, себерке хәзерләү - безнең иң яраткан шөгылебез, дисәм, ялгышмыйсың. Аннан соң Әгерҗегә тимераякта шуарга барабыз. Күптән түгел генә Пугачевога барып кайттык һәм тау башыннан рәхәтләнеп шуып киттек. Уртак ял безнең өчен шатлык кына, ә төрле шәһәрләр буйлап экскурсияләр үткәрү нинди кызык! Геленджикта ял иткән, Мәскәүгә бару әле бик озак хәтердән җуелмас. Гаилә бәйрәмнәрен бергә үткәрү дә күңелле.

Безнең дус гаилә башлыгы Марсель тимер юлда эшли. Улым Булат һәм кызым Алия Иж-Бубый мәктәбендә укый, берсе - 11, икенчесе - 8 сыйныфларда. Шуңа күрә безгә кайвакыт безнең буш вакытыбызны туры китерү кыен. Ә мондый хәлләр булганда, без, әлбәттә, гаилә ялын күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә тырышабыз. Алдан ук планнар төземибез. Тик кемгәдер кызыклы идея килсә, аны кыю гәүдәләндерәбез. 

Эльвира ЗАКИРОВА,
5 нче балалар бакчасы мөдире

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International