Чаралар афишасы
Бу ялларда Әгерҗедә берничә чара узачак. Районыбызда яшәүчеләр һәм кунаклар аларга барып, вакытны файдалы үткәреп, күңелләрен күтәрерлек итеп карый алалар.
3 февраль:
- Шәһәр һәм район мәктәпләрендә чыгарылыш укучылары белән очрашу кичәләре узачак. Чыгарылыш укучыларының очрашу кичәсе - сез күп еллар күрмәгән кешеләр белән очрашу мөмкинлеге. Язмыш һәркемне дөнья буйлап сибә, һәркемнең үз тормышы, үз тарихы. Һәрхәлдә, берничә ел күрешмәгән кешеләргә бер-берсенә сөйләргә нәрсә бар. Чаралар үткәрү вакытын мәктәпләрдә ачыкларга кирәк.
- Яшьләр үзәгендә "Энерджи" дискотекасы узачак. 12+
4 февраль:
- “Орешник” паркында Удмуртиянең атказанган тренеры В.Е.Чечегов истәлегенә “Кече Пурга - Агрыз-территория чикләрсез” III Чаңгы ярышлары узачак. 10.30 да тантаналы ачу. Беренче старт 11.00 сәгатьтә. 6+
- Иж-Бубыйда, Братьев Буби мәктәбе бинасында, Рөстәм Җиһангәрәев истәлегенә шахмат турниры узачак. Катнашучыларны теркәү сәгать 9 да. 0+
- Боз сараенда 2013-2014 нче елгы яшүсмерләр арасында хоккей буенча ТР беренчелеге узачак. Җиңү өчен Әлмәт районының Абдрахманов авылында "Спутник" һәм "Батыр" хоккей командасы көрәшәчәк. Башлана - 13.00 сәгатьтә. 0+