Администрациядә Әгерҗе янгын сүндерү-коткару гарнизонының штаттан тыш хезмәткәре Фәнил Дәүләтшинны хөрмәтләделәр

2024 елның 3 феврале, шимбә

Фәнил Рифкать улы ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде


Узган елның мартында Салагыш авыл җирлегендә Камада гадәттән тыш хәл булган - бозны шартлату буенча 10 шартлаткыч белгеч суга төшкән. Салагыш авыл җирлегендә яшәүче Фәнил Дәүләтшин бозда зыян күрүчеләрнең хәрәкәтен оста итеп оештырды һәм аларга ярга чыгарга ярдәм итте.

Актив гражданлык позициясе һәм экстремаль хәлләрдә кешеләрне коткаруда шәхсән катнашуы өчен Фәнил Рифкать улы ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International