Иртәгә Иж-Бубыйда абыйлы-энеле Җиһангәрәеләр шахмат турниры үткәрәчәк

2024 елның 4 феврале, якшәмбе

Быел ул тугызынчы тапкыр узачак


4 февральдә Иж-Бубыйда, Братьев Буби мәктәбе бинасында, озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән Рөстәм Җиһангәрәев истәлегенә шахмат турниры була. Традиция буенча турнирны уллары Искәндәр, Марат һәм Булат үткәрә.

Быел ул тугызынчы тапкыр узачак.

Катнашучыларны теркәү сәгать 9 да башлана. Былтыр ярышлар дүрт яшь категориясендә узды - балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International