Беренче старт 11.00 сәгатьтә булачак
Бу якшәмбедә, 4 февральдә Әгерҗедә “Чиксез Кече Пурга-Әгерҗе территориясе” чаңгы ярышлары буенча III төбәкара ярышлар узачак. Ярышлар Удмуртиянең атказанган тренеры В.Е.Чечегов истәлегенә үткәреләчәк. Традиция буенча чаңгы ярышлары "Орешник" паркында узачак.
Ярышларда 2016 елгы һәм аннан кечерәк спортчылар катнашачак. Төрле яшь категорияләрендә укучыларга 0.3 км дан 10 км га кадәр йөгерергә туры киләчәк. Стиль - классик.
Чараны тантаналы ачу 10.30 да. Җиңүчеләрне бүләкләү район Мәдәният йортында булачак.