Әгерҗе шәһәрендә чаңгы ярышлары узды
4 февраль көнне Әгерҗенең "Орешник"ында "Кече Пурга-Әгерҗе - чикләрсез территория" чаңгы ярышлары буенча III төбәкара ярышлар узды. Быел ярышлар өченче мәртәбә узды, аларда Татарстан һәм Удмуртиядән 250дән артык спорт сөюче катнашты.
Беренче старт алдыннан катнашучылар парады һәм чараны тантаналы ачу булды, ике республика гимннары яңгырады. Бу көнне кунакларны, спортчыларны, җанатарларны район башлыгы Ленар Нургаянов, ТР Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясенең беренче вице-президенты Азат Мәҗитов, ике тапкыр Олимпия чемпионы, ике тапкыр дөнья чемпионы, чаңгы ярышлары буенча СССР чемпионы, СССРның атказанган спорт мастеры Тамара Тихонова сәламләде.
.jpg)
- Бүген без дустыбыз Васисилия Чечеговны искә алабыз. Бу чын спортчы, Олимпия чемпионын тәрбияләгән көчле тренер. Бүгенге көндә аның улы - Сергей һәм аның оныклары Артем һәм Тимофей - Чечеговлар эшен дәвам итә. Бу чын гаилә кыйммәтләренең ачык мисалы. Шундый нык, тату гаиләләр - илебезнең киләчәге. Барлык спортчыларга да җиңел стартлар һәм көчле җиңүләр телибез, - диде хөрмәтле кунаклар, стартка чыгарга әзерләнеп, чаңгычыларга.
Ачылу тантанасының күңелле мизгелләренең берсе Әгерҗе районына ТР Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясеннән алып килгән бүләк булды бу яңа кар машинасы һәм "Спорт мәктәбе" өчен 19 урынлы автобус.
.jpeg)
.jpg)