Экспертиза сорадык, ә ремонт үткәрдек...

2024 елның 5 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Яр Чаллытерриториаль органының кулланучылар хокукларын яклауның кайнарлиниясе телефонына түбәндәге сорау белән мөрәҗәгать итте:

- Сәүдә объектларының берсендә электр иттарткычы сатып алдым, тик бератнадан ул эшләми башлады. Мин сатучыга мөрәҗәгать иттем һәм акчаныкире кайтару таләбе турында гариза яздым. Гаризаны кабул иттеләр, иттарттыргычны экспертиза үткәрү өчен алдылар. Егерме көннән соң миңашалтыратып, иттарттыргычы ремонтланган, дип әйттеләр, мин аны ала алам. Әгәр дә төзексезлек булмаса, мин товар өчен акчаны кире кайтаруны таләпитә аламмы?

Кулланучыга түбәндәге эчтәлектәге консультация бирелде:

- «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 18 статьясынигезендә, сатучыга түгел, ә кулланучыга нинди таләп куюын сайлау хокукыбар. Сатучы (җитештерүче, импортер һ. б.) бары тик кулланучы белдергәнталәпне генә канәгатьләндерергә тиеш.

Шулай итеп, сатучының гамәлләре законсыз. Ул сатучының сайлау хокукынбозды. РФ ГК 309, 310 статьялары нигезендә йөкләмә шартлары һәм закон, башка хокукый актлар таләпләре нигезендә тиешенчә үтәлергә тиеш. Йөкләмәне үтәүдән берьяклы баш тарту һәм аның шартларын берьяклыүзгәртү, законда каралган очраклардан тыш, рөхсәт ителми.

Сатучы товарның кимчелекләрен үз белдеге белән юкка чыгарырга хокуклытүгел, ә түләнгән акчаны кире кайтару турындагы таләпнеканәгатьләндерергә тиеш иде. Сатучының җитешсезлекләрне бетерү буенчаберьяклы тәртиптә башкарылган гамәлләре, кулланучы ризалыгыннан башка, түләнгән сумманы кире кайтару турындагы таләпне суд тәртибендә күрсәтүхокукыннан мәхрүм итми.

Шулай ук кулланучы сатучыдан неустойка түләттерергә хокуклы, чөнкитовар өчен түләнгән сумманыкире кайтару срогы (10 көн) сатучытарафыннан бозылган.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International