Бүгенге көндә Эвелина үз тормышын чаңгы спортыннан һәм көндәлек күнегүләрдән башка күз алдына да китерә алмый.
Алданрак хәбәр ителгәнчә, кичә Әгерҗедә “Кече Пурга - Агрыз-территория без границ” чаңгы ярышлары буенча III төбәкара ярышлар узды. Удмуртиянең атказанган тренеры В.Е.Чечегов истәлегенә. Ярышлар башланыр алдыннан без Сергей Чечегов тәрбияләнүчесе Эвелина Власова белән аралаштык.
Өч ел элек Эвелина, әнисе киңәше буенча, "Спорт мәктәбенә" чаңгы ярышлары буенча секциягә килә. Бүген ул абруйлы ярышларда призлы урыннарны алып тора, моннан тыш ул Сыктывкарда Россия беренчелегендә катнашачак.
- Сергей Васильевич Әгерҗегә килү белән, быел да мин чаңгы спорты белән актив шөгыльләнергә керештем, - ди Эвелина.
Перспектив спортчы безнең берничә сорауга җавап бирде, ә видеода нәкъ менә ниндиләренә карагыз.
>>> Видеоны карарга