Бу хакта мәгълүмат Удмуртия башкаласы сайтында пәйда булды
5 февральдә Ижевск шәһәренең Индустриаль районы Администрациясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы вазифасына Рафаэль Ниязов билгеләнде. Бу хакта мәгълүмат Удмуртия башкаласы сайтында пәйда булды.
Исегезгә төшерәбез, гыйнварда «Әгерҗе шәһәре» муниципаль берәмлеге Советы каравына шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рафаэль Ниязовтан үз теләге белән эштән китү турында гариза килде. Шәһәр Советы депутатлары шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең вәкаләтләрен туктату турындагы гаризаны ачык тавыш бирү белән канәгатьләндерде.
2024 елның 5 февраленнән Рафаэль Эрнстович Ижевск шәһәренең Индустриаль районы башлыгы вазыйфаларын башкара.