Булачак чыгарылыш сыйныф укучыларын поликлиникага ачык ишекләр көненә чакыралар

2024 елның 7 феврале, чәршәмбе

Очрашу 8 февральдә узачак


8 февральдә 14.00 сәгатьтә "Әгерҗе үзәк район хастаханәсе" ДАУЗ поликлиникасында Ачык ишекләр көне узачак.

Ачык ишекләр көне - гомуми белем бирү мәктәпләрендә укучылар һәм аларның ата-аналары өчен төрле медицина юнәлешләре һәм белгечләре белән танышу, бу өлкәдә эш үзенчәлекләре һәм хезмәт шартлары турында белү, шулай ук булачак һөнәр турында күзаллау алу мөмкинлеге ул.

Ачык ишекләр көне кысаларында очрашуда катнашучыларны медицина мәгариф учреждениеләре вәкилләре белән очрашу көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International