Традиция буенча онлайн режимда видеотрансляция алып барылачак
7 февральдә 14.00 сәгатьтә "Радио Агрыз"да депутатлар, Кичке Таң авыл җирлеге башлыгы Зигангәрәев Илназ Наил улы белән туры эфир узачак.
Туры эфир барышында Илназ Наилевич башкарылган эшләр турында сөйләр, киләчәккә планнары белән уртаклашыр. Әгерҗелеләр үз сорауларын 2-12-20, 8(962)573-14-63 телефоннары буенча бирә ала.
Традиция буенча ВКонтактеның "Радио Агрыз" битендә онлайн режимында видеотрансляция алып барылачак.