Диспансерлаштыруны актив узучы коллективлар аталды

2024 елның 7 феврале, чәршәмбе

Монда «Нәүрүз» ҖЧҖ хезмәткәрләре актив катнаша


Администрациядә традицион планеркада Әгерҗе үзәк хастаханәсенең поликлиника эше буенча баш табибы урынбасары Азат Закиров диспансеризация һәм профосмотр узу буенча чаралар планын тәкъдим итте.

Азат Миннерасимович Әгерҗе районында диспансеризация узу буенча чаралар актив дәвам итүе турында сөйләде.

- Монда “Нәүрүз” ҖЧҖ хезмәткәрләре актив катнаша, шулай ук янгын частенең оперативлыгын, Әгерҗе “РЭС” хезмәткәрләренең бердәмлеген һәм җаваплылыгын билгеләп үтәсе килә, - диде спикер. Авыл җирлекләре дә бу чарага кушылды. Бу процесста активистлар булып Девәтернә, Исәнбай һәм Кызыл Бор халкы тора.

- Исегездә тотыгыз, диспансеризация һәм профосмотр мөһим авыруларны ачыклау һәм тормышны озайту буенча иң тикшерелгән чараларның берсе, - диде йомгаклауда Азат Закиров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International