Анда 9-11 сыйныф укучылары катнашты
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Айрат Ринат улы Зарипов һәм Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы башлыгы урынбасары Илфат Ильяс улы Ямалиев катнашында 9-11 сыйныф укучылары өчен "Без киләчәкне сайлыйбыз!" темасына парламент дәресе узды.
Айрат Ринатович илебезнең сайлау системасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында эшләү турында сөйләде, булачак һөнәрне сайлау буенча балаларга кыйммәтле киңәшләр бирде.