Яңа Аккузиннан тыл һәм хезмәт ветераны 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2024 елның 11 феврале, якшәмбе

Гомере буе ул туган колхозында механизатор булып эшләде


Яңа Аккүз авылыннан тыл һәм хезмәт ветераны Мөбарәкша Вәлиев 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Гомере буе ул туган колхозында механизатор булып эшләде. Алдынгы тракторчы буларак күпсанлы бүләкләргә лаек булды.

Мөбарәкша Вәлиеваны 95 яшьлек юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлнара Җәметова, Тәбәрле авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльза Гыймазова котлады. Алар иң изге теләкләрен җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар.

***


Февральдә Әгерҗедә яшәүче Мәснәви Исмәгыйлевага да 95 яшь тулды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International