Укучылар бик яхшы нәтиҗә күрсәттеләр
Татар мәктәпләре укучылары арасында 10 нчы сыйныф укучысы Азалия Салихова һәм Кадыбаштан 6 нчы сыйныф укучысы Әлфинә Шәймәрданова, татар әдәбияты буенча шул ук мәктәптән 8 нче сыйныф укучысы Гүзәлия Расулова призерлар булдылар. Укучыларны олимпиадага педагог Эльмира Расулова әзерләде.
Рус мәктәпләренең татар төркемнәре укучылары арасында олимпиада призерлары арасына 4 нче мәктәпнең 4 нче сыйныф укучысы Лия Булатова (җитәкчесе - Әлфия Заһретдинова), 7 нче сыйныф укучысы Иделия Йосыпова һәм 8 нче сыйныф укучысы Агилә Шәйдуллина (Әлфия Шәйхетдинова) керде.