Әгерҗе халкы «SUNNYФест» фестивалендә катнашты

2024 елның 12 феврале, дүшәмбе

Әгерҗе данын 6 нчы балалар бакчасы командасы яклады


10 февраль көнне 6 нчы балалар бакчасы командасы Мамадыш шәһәрендә "SunnyФест" Бөтенроссия фестивалендә катнашты. Биредә Чистай, Байлар Сабасы, Ульяновск, Казан, Лаеш, Питрәч һәм Яр Чаллыдан 28 команда җыелды. Бу инде аларның Мамадышка креатив чаналар фестиваленә беренче баруы түгел. Узган ел "Җиңү поезды" чаналары белән коллектив Әгерҗе районы намусын лаеклы яклады, сертификатка һәм акчалата бүләккә лаек булды.

Быел фестиваль инде сигезенче тапкыр уздырыла. Гадәти булмаган чанадан тыш, фестивальдә киез итекләрдә хоккей уенын күзәтергә була, монда күргәзмәләр һәм фотозоналар һәм башка бик күп күңел ачулар эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International