Наилә ХАРИСОВА: 1 нче гимназиянең озак еллар укыткан укучылары белән очрашуны гел түземсезлек белән көтәм.

2024 елның 12 феврале, дүшәмбе

"Мәктәпне унбиш ел элек тәмамлаган укучыларым бу юлы да шатландылар, минем өйгә килделәр."

Бу көннәрдә социаль челтәрләр мәктәпләрдә очрашуның якты мизгелләре сурәтләнгән фотосурәтләр белән тулган. Мәктәп еллары - кеше тормышында иң яхшы чор, дип юкка гына әйтмиләр. Мондый очрашулар - ул заманнарга кайту өчен менә дигән сәбәп, сагынуын басарга...

Наилә ХАРИСОВА, Әгерҗе:


- Быел инде 50 ел, Актаныш районының Иске Семиострово авылында мәктәбемне тәмамладым. Мин анда күрше авылдан бардым. Иске Семиострово су басу зонасына эләккәнлектән, сыйныфташларының очрашуларына булу насыйп булмый. Ә менә мин озак еллар укыткан 1 нче гимназия укучылары белән очрашуларны гел түземсезлек белән көтәм.

Мәктәпне унбиш ел элек тәмамлаган укучыларым бу юлы да сөенделәр, өйгә килделәр. Алар минем янга биш ел элек тә килеп йөрде. Татар теле укытучысы буларак, бу сыйныф миңа бик якын. Чөнки, гәрчә ул рус дип аталса да, унҗиде укучының һәркайсы үзенең туган тамырларына бирелгән иде. 

Татар телендә чаралар үткәрү нинди күңелле булды! Бергә театр түгәрәге дә алып бардык. Очрашуга килгән укучыларым бу заманнарны якты сагыш белән искә алдылар. Аларның татар телендә сөйләшергә тырышулары хәзер дә күңелне нечкәртә.

Шәхсән мин һәрвакыт үз укучыларымның уңышларын социаль челтәрләр аша күзәтергә тырышам. Ә мондый очрашулар тере килеш сөйләшергә мөмкинлек бирүләре белән кыйммәтле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International