Мәктәп еллары - кеше тормышында иң яхшы чор, дип юкка гына әйтмиләр.
Бу көннәрдә социаль челтәрләр мәктәпләрдә очрашуның якты мизгелләре сурәтләнгән фотосурәтләр белән тулган. Мәктәп еллары - кеше тормышында иң яхшы чор, дип юкка гына әйтмиләр. Мондый очрашулар - ул заманнарга кайту өчен менә дигән сәбәп, сагынуын басарга...
Никита ВАСИЛЬЕВ, Сарсак-Омга:
- Без былтыр гына Сарсак-Омга лицеен тәмамладык. Безнең чыгарылышта өч кыз, өч егет бар иде. Барысы да югары уку йортларына бюджетка керде.
Мин КФУда гамәли математика һәм информатика факультетында укыйм. Бездә ваткычта сыйныфташлар төркеме бар. Ләкин, күрәсең, бу гына җитәрлек түгелдер. Җан тере аралашуны таләп итә. Мәктәп коридорлары буйлап яңадан үтәргә, без укыган сыйныфларда булырга теләү укытучылар белән очрашырга безне монда китерде. Дөрес, очрашу киченә өчәү генә килә алды. Ләкин бу безгә яхшы истәлекләргә чумарга комачауламады.
Безнең сыйныф җитәкчесе Лидия Алексеевна укучыларны җылы каршы алды, мәктәп яңалыклары белән таныштырды. Гадәттә, очрашу кичәсенә чыгарылыш сыйныф укучылары да үзләренең концерт номерларын әзерлиләр. 11 сыйныф укучылары чыгыш ясаганда, шунда ук бер ел элек үзебез бәйрәмгә әзерләнгәнебез искә төште.
Бу очрашу күңелдә күп кенә якты истәлекләр уятты. Без алга таба да очрашачакбыз, дигән карарга килдек. Безнең өчен һәрвакыт мәктәптә ишек ачык!