Конкурс Яр Чаллыда уза
Бүген Чаллыда "Ел укытучысы" Бөтенроссия конкурсының зона этабы уза.
Әгерҗе районыннан Тирсә мәктәбенең җәмгыять белеме укытучысы Гөлназ Гинатуллина, Мулланурова Земфира Кадыбаш мәктәбенең математика укытучысы, 1 нче гимназиянең туган (татар) теле укытучысы Ризванова Әлфина, шулай ук 3 нче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Сәрвәрова Эльвина катнашалар.
Исегезгә төшерәбез, декабрьдә Әгерҗе шәһәрендә әлеге конкурсның муниципаль этабы узды. Анда 12 педагог катнашты.
"Ел укытучысы" - Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган еллык Бөтенроссия һөнәри конкурс. Конкурсның максаты - алдынгы мәктәп укытучыларын ачыклау, аларга ярдәм итү һәм кызыксындыру, аларның педагогик тәҗрибәләрен тарату һәм укытучы хезмәтенең абруен күтәрү.