Ярышларда барлыгы 25 команда катнашты
Шимбә һәм якшәмбе көнне Ижауда мини-футбол буенча 2014-2016 елгы төбәк футбол лигасы узды. Ярышларда барлыгы 25 команда катнашты. Алексей Колчин җитәкчелегендәге Әгерҗе "Спутник" мактаулы 2 нче урынны алды.
Финалда яшь футболчылар Ижау командасы белән уйнадылар, уен 4:3 исәбе белән тәмамланды.