Әгерҗе районыннан 1979 елдан 1989 елга кадәр 122 райондашыбыз чакырылган иде.
15 февральдә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 35 ел була. Әгерҗе районыннан 1979 елдан 1989 елга кадәр 122 райондашыбыз чакырылган иде.
Истәлекле дата хөрмәтенә 15 февральдә 14:30да Әгерҗедә Мемориаль комплекс янында Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән якташларыбызны искә алу чарасы узачак, бу хакта район матбугат хезмәте хәбәр итә.
Алга таба 15:00 район Мәдәният сараенда концерт номерлары белән тематик чара узачак. Сугыш ветераннары, һәлак булганнарның һәм яраларыннан үлгәннәрнең туганнары, шулай ук битараф булмаган әгерҗелеләр чакырыла.