Әгерҗе машина йөртүчеләрен бүген тикшерү көтә

2024 елның 14 феврале, чәршәмбе

Игътибарлы булыгыз


Бүген, 14 февраль көнне, Әгерҗе машина йөртүчеләрен күпләп тикшерәчәкләр, машиналар пыялаларында тонировка дөрес кулланыламы.  

Бу көнне районның дәүләт автоинспекторлары эчке эшләр бүлегенең шәхси составын максималь җәлеп итеп, тонировка буенча рейд чаралары үткәрәчәк. Машина йөртүчеләргә караңгы пыялалы транспорт чаралары белән идарә итүгә бәйле тикшерүләр башкарылачагын искәртәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International