2023 елда зур команданың гомуми тырышлыгы белән без кыенлыкларны җиңдек, масштаблы үзгәрешләргә ирештек. Сүз дә юк, үсешнең төп инструментлары ил Президенты Владимир Владимирович Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган милли проектлар булды.
Без 2024 елда ышанычлы адымнар белән керәбез һәм ул бары тик уңай үзгәрешләр генә китерәчәк дип ышанабыз. Беренче чиратта бу районыбызның икътисадый үсеше һәм финанс тотрыклылыгы.
Бары тик бердәм булсак кына, максатларга ирешербез. Иң мөһиме, барыбызны да туган җиребез, яраткан Әгерҗе районы берләштерә!