Видеода авыл хуҗалыгы, төзелеш, тимер юл тармагы өлкәсендәге төп казанышлар җыелган, истәлекле вакыйгалар телгә алынган
Әгерҗе районы башлыгы Ленар Нургаянов социаль челтәрләрдә үзенең рәсми битләрендә 2023 ел йомгаклары турында видео урнаштырды. Видеода авыл хуҗалыгы, төзелеш, тимер юл тармагы өлкәсендәге төп казанышлар җыелган, истәлекле вакыйгалар искә алынган.
Үз постын Ленар Фәридович теләк белән тулыландырды:
Без 2024 елда ышанычлы адымнар белән керәбез һәм ул бары тик уңай үзгәрешләр генә китерәчәк дип ышанабыз. Беренче чиратта бу районыбызның икътисадый үсеше һәм финанс тотрыклылыгы. Алда безне яңа планнар көтә.
Без бергә генә куелган максатларга ирешә алабыз. Иң мөһиме - безне туган җиребез, яраткан Әгерҗе районы берләштерә!
>>> Видеоны карарга