Очрашуга Әфган сугышы ветераны чакырылды
15 февраль Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән Россиялеләрне искә алу көне.
Бу уңайдан Исәнбай мәктәбенең тарих укытучысы Исмәгыйлева Гөлнара гаскәрләрне Әфганстаннан чыгаруга 35 ел тулуга багышланган тематик чара оештырды.
Очрашуга Әфган сугышы ветераны чакырылды, ул үзенең тарихы белән уртаклашты. Балалар сугышчының сөйләгәннәрен игътибар белән тыңладылар. Мондый чаралар бурыч, ватанпәрвәрлек, Ватанга мәхәббәт, үз халкына Әфганстандагы солдатларның батырлыгы үрнәгендә тәрбияләнә.