Дәүләт Думасы тарафыннан беренче укылышта ана капиталын файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә торган закон проекты кабул ителде.
Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Бүген маткапитал акчасыннан файдаланып фатир алган гаиләләр икенче һәм аннан соңгы балалар каты кагыйдәләр аркасында торак шартларын яхшырта алмаулары белән очрашалар. Закон проектын кабул итү ана капиталын файдалану мөмкинлекләрен киңәйтәчәк. Гаиләләр зур мәйданга яки кадастр бәясеннән кыйбатрак булганнарына фатир алыштыра алачак. Аерым билгеләп үтәргә кирәк, балигъ булган балалар матди капитал акчасына сатып алынган фатирдан баш тарта алачак. Бу инде әти-әниләре белән яшәмәгән, әмма фатирдагы өлешләре булу сәбәпле торак алуга чиратка баса яки бердәм универсаль пособиегә дәгъва итә алмаган олы балалар өчен мөһим".
Закон проектында балигъ булган баланың (балаларның) һәм сертификат хуҗасының хатынының һәркайсына ана (гаилә) капиталыннан файдаланып алынган торак бинада аның өлешләрен бирүдән нотариаль баш тарту мөмкинлеге, шулай ук өлешләр бирү турындагы йөкләмәләрне башка, яңа сатып алынган, торак урынына күчерү мөмкинлеге карала, әгәр ул мәйданы буенча зуррак яисә кадастр бәясе буенча кыйммәтрәк булса.
Сертификат алган зат (яки сертификат алган затның хатыны) ана (гаилә) капиталы чараларын (акчаларының бер өлешен) кулланып сатып алынган (төзелгән, реконструкцияләнгән) торак урынны гомуми өлешле милеккә рәсмиләштерергә тиеш булганда, 6 ай вакыт билгеләнә.