Аларга кубок һәм җиңүче дипломы тапшырылды
Бүген Мамадышта ата-аналар комитетларының «Берләшкән сыйныф серләре» республика конкурсының зона этабы уза. Конкурста Әгерҗе районын Т.Гыйззәт исемендәге 3 нче мәктәпнең 8а сыйныфы ата-аналар комитеты һәм аларның сыйныф җитәкчесе Ишмөхәммәтова Венера тәкъдим итте.
Конкурс сынауларында иҗади идеяләр, артистлык, оригинальлек, бердәмлек бәяләнде. Сынаулар нәтиҗәләре буенча район командасы, мактаулы беренче урынны алып, абсолют җиңүче булды. Аларга кубок һәм җиңүче дипломы тапшырылды.