Әйтик, ресторанны реанимацияләү планлаштырыла
Район Советының XXXVI утырышында райпо идарәсе җитәкчесе Рөстәм Ваһапов «Красноборское» һәм «Хлебопищекомбинат» кулланучылар җәмгыятьләре эшчәнлеге турында сөйләде. Әлеге системада 30дан артык сәүдә ноктасы, ике пекарня, макарон, балык, кондитер һәм алкогольсез цехлар һәм "Дуслык" кафесы эшли.
- Сәүдә өлкәсендә товар әйләнеше күләмен арттыру буенча төрле чаралар гамәлгә ашырыла. Бу район үзәгендә, Яр Чаллыда һәм Казанда уза торган ярминкәләрдә катнашу, график буенча күчмә сәүдә, - дип сөйләде җитәкче. - Райпо кибетләрендә үзебездә җитештерелгән продукцияне сату өстенлеген бирәбез. Без икмәкне районның мәктәпләренә һәм балалар бакчаларына җибәрәбез.
Соңгы елларда райпо идарәсе тарафыннан әзерлек эшчәнлегенә зур игътибар бирелә.
- Киләчәктә маркетплейсларда продукция сатуны әзерләү эшчәнлеге белән башлап җибәрергә уйлыйбыз, - диде Рөстәм Рәлевич.
Җитәкче агымдагы елга билгеләнгән башка бурычларга да тукталды. Әйтик, ресторанны реанимацияләү һәм балаларга юнәлтелгән фастфуд юнәлешен булдыру, пыяла шешәләр линиясен кертү юлы белән алкогольсез цех җитештерү куәтләрен арттыру һәм башкалар планлаштырыла.