Әгерҗедә яшәүче 1,6 млн сумнан артык алимент бурычын туплаган

2024 елның 17 феврале, шимбә

Суд аны дәүләт табышына 5% хезмәт хакын тотып калып, 11 айга төзәтү эшләренә хөкем итте


Әгерҗе районы прокуратурасы балаларны карау өчен акча түләмәүдә гаепле 43 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Гаепләнүче дүрт балигъ булмаган баланы тотуга акча түләргә тиеш, дип билгеләнгән. Әмма 2023 елның июленнән ноябренә кадәр ир-ат алимент түләүдән баш тарткан, балаларга матди ярдәм күрсәтмәгән. Шул ук вакытта элегрәк ул алимент түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылган иде инде.

Алиментлар буенча гомуми бурыч 1,6 млн сумнан артык тәшкил иткән.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды. Суд аны дәүләт табышына 5% хезмәт хакын тотып калып, 11 айга төзәтү эшләренә хөкем итте.

Суд хөкеме законлы көченә кермәде.

Әгерҗе районы прокуратурасы материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International