Концертка керү ирекле
23 февральдә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан 22 февральдә Әгерҗедә "Защитники всех времен" дигән традицион бәйрәм концерты планлаштырылган. Чара 14.00 сәгатьтә район Мәдәният сараенда узачак. Керү ирекле.
Тантанага барлык ир-атлар, шулай ук мобилизацияләнгән һәм СВО катнашучылары гаиләләре чакырыла.
Чаралар турында тулырак мәгълүматны 2-26-47 номеры буенча алырга мөмкин.