Районда төлке популяциясенең артуы статистикасы буенча күзәтелми
Быел кыш кешеләрне генә түгел, урман җәнлекләрен дә кырыс кичерә. Аномаль санда кар аларга хәрәкәт итүдә һәм азык эзләүдә кыенлыклар тудыра. Табигатьне саклау хезмәтләре вәкилләре шулай дип раслый.
Кышкы чорда район халкы еш кына авылда төлке йөри, сарай тирәсендә төлке эзләре күренә, дип зарлана.
- Мондый хәбәрләр дә еш килә, - ди ТР Дәүләт комитетының биоресурслар буенча районара бүлек җитәкчесе Эдуард Хуҗиәхмәтов. Урман җәнлекләренең авылга азык эзләп керүләре бер дә гаҗәп түгел. Кайбер кешеләр дә моңа гаепле. Терлек суйганнан соң калдык җыелмый. Ач төлкеләрне теләсә кая ташлана торган калдыклар җәлеп итә.
Ә менә районда төлке популяциясенең артуы статистикасы буенча күзәтелми.