Кунаклар Әфганстанда һәлак булган сугышчыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар
Иж-Бубый авыл җирлегендә интернационалист сугышчыларны совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 35 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар көне белән котладылар. Истәлекле дата - совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 35 ел тулу уңаеннан ихлас рәхмәтебезне кабул итегез. Меңнәрчә гомерләрне алып киткән сугышта Сез бурычыгызны намус белән үтәдегез, Присяга тугры калдыгыз, ул елларда кемнеңдер өмете, котылу өмете булдыгыз.
Чара азагында кунаклар Әфганстанда һәлак булган сугышчыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.