Якынча мәгълүматлар буенча янгын исерек килеш тәмәке тарту аркасында чыккан
23 февральгә каршы төндә 01.30 сәгатьтә янгын сүндерү частена Әгерҗенең Тукай урамында шәхси йорт януы турында хәбәр алына.
Нәтиҗәдә, 64 яшьлек ир-ат һәм 32 яшьлек хатын-кыз һәлак булалар. Йорт хуҗасын – 72 яшьлек ир-атны коткаралар. Ул хастаханәгә озатыла.
Якынча мәгълүматлар буенча янгын исерек килеш тәмәке тарту аркасында чыккан. Тикшерү эшләре бара.