Кадерле хатын-кызларыбыз агросәнәгать комплексы ветераннары!

2024 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар Советы Президиумы һәм үзебезнең исемнән Сезне ихлас күңелдән 8 Март бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне, белән кайнар котлыйбыз. Рәхмәт Сезгә кадерле ветераннарыбыз, Сезгә хөрмәтебез чиксез, республикабызның агросәнәгать комплексы үсешенә лаеклы өлеш кертүегез өчен горурлык кичерәбез, фидакарь хезмәтегез өчен зур рәхмәт әйтеп сезнең алдыгызда баш иябез. Сез яшь буын өчен дә лаеклы үрнәк! Сезнең барлык өметләрегез һәм хыялларыгыз чынга ашсын, улларыгыз һәм оныкларыгыз махсус хәрби операция зонасыннан җиңү белән исән-сау тизрәк әйләнеп кайтсын, һәр көнегез бәхетле елмаю белән сугарылсын, ә яз чәчәкләре белән бергә тормышыгызга шатлык һәм иминлек керсен. Сезгә озак елларга нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, якыннарыгызның игътибарын һәм кайгыртучанлыгын тоеп яшәүегезне, тыныч күк йөзе һәм имин көннәр телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International