Элегрәк ул алимент түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылган иде инде.
Әгерҗе районы прокуратурасы 36 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаять кодексының 157 маддәсенең 1 өлеше тарафыннан каралган җинаять кылуда гаепле дип таныды (балаларны тоту өчен акча түләмәү).
Судта гаепләнүче ике балигъ булмаган баланы матди карап торуга акча түләргә тиеш, дип билгеләнгән. Әмма 2023 елның июленнән ноябренә кадәр ул алимент түләүдән кача.
Элегрәк ул алимент түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылган иде инде. Ул вакытта аңа 20 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләнгән иде. Алиментлар буенча гомуми бурыч 400 мең сумнан артык тәшкил итте.
Гаепләнүче үз гаебен өлешчә таныды. Суд гаеплене 6 айга төзәтү эшләренә хөкем итте, дәүләт табышына 5% акча тотып калып.
Хөкем карары законлы көченә кермәде.
Татарстан Республикасы Әгерҗе районы прокуратурасы