Тавыш бирү өч көн эчендә узачак
Бүген, 15 мартта, Россия буенча иртәнге 8 сәгатьтә Россия Федерациясе Президентын сайлаулар башланды. Әгерҗе районында 46 сайлау участогы үз ишекләрен ачты: 16 - шәһәрдә, 30 - авыл җирлегендә.
Территория сайлау комиссиясе секретаре Лилия Шәрипова әйтүенчә, барлык участоклар сайлаучыларны кабул итәргә әзер.
Беренче минуттан тавыш бирү актив режимда уза. Сайлау участокларында мәгълүмати стендлар урнаштырылган. Күпләр чәй өстәле оештыра. Сайлаучыларны концерт номерлары белән үзешчән сәнгать артистлары каршы ала.
Тавыш бирү өч көн дәвамында узачак һәм 17 мартта 20 сәгатьтә тәмамланачак.
Әгәр сездә сайлаулар буенча сораулар туса, 22955, 21561, 22705 телефоннары буенча шалтыратырга мөмкин.